Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Көллият сандугачы [+ФОТОЛАР]

Әлмәт кара алтыны, тырыш халкы белән генә дан тотмый, горурланырлык талантлы яшьләре дә бар.

Бүгенге язмада, яшь булуына карамастан, искиткеч зур уңышларга ирешкән, Әлмәт медицина көллиятенең шәфкать туташы бүлегендә белем алучы 4 курс кызы Исламия Хафизова белән таныштырасым килә.

Исламия Азнакай шәһәренең диндар һәм күпбалалы гаиләсендә дөньяга килә. Әти- әнисе аны борынгы гореф - гадәтләр үрнәгендә, бик мәхәббәтле, итагатьле, өлкәннәрне олылый, кечкенәләрне хөрмәтли белүче итеп үстерә.

Яшәү көче ташып торган һәм ак хыяллар белән яшәүче Исламиянең иҗат тормышы балалар бакчасыннан ук башлана. Нинди генә чара һәм тамаша булмасын, ул барысында да үзен күрсәтергә тырыша. Кызының сәләтен юкка чыгарырга теләмәгән әнисе аны икенче сыйныфта укыганда музыка мәктәбенең "баян" бүлегенә һәм татар хорына бирә. Ике ел чамасы җыр серләренә төшенгәннән соң, хор укытучысы кызга вокал буенча дәресләргә аерым йөрергә тәкъдим ясый. Сәхнә кошы уйлап та тормый ризалаша.

2009 елда ул "Сандугач сайрар илем" конкурсында татар халык җырлары башкарып, ике тапкыр беренче урын яулый. "Җырлы-моңлы балачак" телевизион фестивалендә ике ел рәттән катнашып, гала концертларга лаеклы рәвештә чакырыла.

Исламиянең зур хыялы да тормышка аша - танылган җырчы Илсаф белән бергә җырлау насыйп була аңа. Бик шук, җитез һәм йөрәгеннән моң ташып торган кыз моның белән генә тукталып калмый. Камал, Тинчурин исемендәге театр сәхнәләрендә чыгыш ясарга да өлгерә ул. Иҗади яктан үсәргә Исламиягә бу тәҗрибәсе дә ярдәм итә.

Сәхнәдә ирешкән уңышлары өчен сәләтле кыз 2013 елда Азнакай шәһәре башлыгыннан бүләк сыйфатында Төркиягә юллама ала. Ә 2014 елда Йолдызлык бәйгесе аша Татарстан Республикасы Президенты исеменнән әзерләнгән Кырым шәһәренә юлламага да ия була.

Иҗат кешесенең медицина юлын сайлавы бераз сәер булса да, үзе ул моны болай аңлата:

- Сәхнә ул күңелдә төнбоек чәчәк атсын өчен генә, ә тормышта әһәмиятле урын алу өчен кешеләргә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган эш сайлау мөһим. Кечкенә чагымда ак халаттагы табибларның кеше гомерен саклап калу өчен бөтен көчләрен куюын күргәч, мин ул һөнәргә гашыйк булдым. Мәктәпне тәмамлап, медицина көллиятенә керер көннәрем якынлашкач, күрсәгез иде сез ярларыннан ташып чыккан шатлыгымны...

Хәзерге вакытта көче ташып торган яшь кыз бер генә минутын да бушка уздырасы килмәү сәбәпле, төнге сменага эшкә урнашкан. "Армый- талмый ничек эшли аласың?" - дип кызыксынуыма каршы ул, елмаеп: "Кеше үзенең бер генә мизгелен дә бушка җилгә очырырга тиеш түгел. Күккә карап, тормыштан зарланып утыруны аңлый алмыйм. Нәрсәгә дә булса ирешү өчен беренче адымны ясарга кирәк, ә Аллаһы Тәгалә инде кирәгенчә ярдәмен бирер", - дип җавап бирде.

"Бернигә дә карамастан, һәрвакыт алга атла!" девизы белән тормыш үрләренә күтәрелүче кызның дөньяга булган карашында тырыш һәм хезмәт сөючән ата-анасының тәрбиясе чагылыш табадыр, мөгаен.

Медицина көллиятенә барып кайту, җыр-моңга гашыйк ак халатлы кыз белән аралашу миндә яхшы тәэсирләр генә калдырды.

"Моңлы, йөрәккә үтеп керерлек тавышын ишеткәч, киләчәктә бу кызның көллиятебезнең сәхнә йолдызы булачагын аңлап алдык", диләр укытучылары аның турында. Бәйге - фестивальләрдә беренче урыннар алудан тыш, укытучыларын икеләтә сөендереп, Исламия белем илендә дә зур уңышларга ирешә, кызыл дипломга таба горур атлый.

Гөлназ Фәхриева

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса