Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Киләсе уку елыннан чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншасы гамәлгә кертелүе ихтимал

Бу хакта инде йөкләмә бирелгән, дип хәбәр итте РФ Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында. Президент илгә белем бирүче генә түгел, ә киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләүче мәктәпләр кирәклеген билгеләп үтте. Владимир Путин киләсе уку елыннан чыгарылыш сыйныфларында йомгаклау иншасын кертү буенча...

Бу хакта инде йөкләмә бирелгән, дип хәбәр итте РФ Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында.
Президент илгә белем бирүче генә түгел, ә киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләүче мәктәпләр кирәклеген билгеләп үтте.
Владимир Путин киләсе уку елыннан чыгарылыш сыйныфларында йомгаклау иншасын кертү буенча йөкләмә бирелүен хәбәр итте. Илбашы фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән беррәттән инша нәтиҗәләре дә югары уку йортларына һәм башка мәгариф учреждениеләренә кергәндә исәпкә алынырга тиеш.
Россия Президенты Россия мәктәпләренең якты киләчәген тәэмин итүдә укытучының һөнәри үсеше хәлиткеч роль уйнавын билгеләп узды. Ул белем бирүдә укытучының заманча технологияләрне камил итеп куллана, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшли белергә тиешлеген ассызыклап үтте. Владимир Путин Мәгариф министрлыгына мәктәп кадрларын яңарту буенча комплекслы программа әзерләвен әйтеп китте. Дәүләт башлыгы укытучыларны өзлексез төстә әзерләү һәм квалификациясен арттыру буенча программа әзерләүне дә төгәлләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса