Кичүчат күлендә "Соңгы боз" бәйрәме булып узды
27 март көнне Мәмәт һәм Кичүчат авыллары җирлегендә урнашкан Кичүчат күлендә «Соңгы боз» бәйрәме булып узды - балыкчылар кышкы сезонны япты.
Кыш көне балык тоту сәгатьләр, хәтта көннәр буена боз өстендә балык саклап утыру гына түгел икән, биредә дә гореф-гадәтләр бар. Шуларның берсе - икенче ел рәттән үткәрелүче "Соңгы боз" бәйрәме. 2015 елда анда Мәмәт авылы балыкчылары гына катнашса, быел Илтән-Бута, Чупай, Кичүчат һәм Кәләй балыкчылары да чарадан читтә калмады.
Аларның үзара ярышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Иң тиз боз тишүче, иң зур балык тотучы, иң күп балык тотучы осталар билгеләнде. Салкыннан курыкмыйча, боз өстендә табыш көтеп утыру нәтиҗәләр дә китерә. Быел иң зур балыкны - 7 кг лы чуртанны Мәмәт авылында яшәүче Мисхәт Хәмитов тоткан. Икенче урында - 6 кг лы чуртан эләктергән - Кичүчат балыкчысы Рауф Гата улы, өченче урында - 5 кг, 600 гр авырлыктагы чуртан тотучы -Чупайда яшәүче Минразый Яббаров. Һәр номинациядә җиңүчеләр бүләкләр белән билгеләп үтелде.
.jpg)
7 кг чуртан балыгы тотучы Мисхәт Хәмитов
Кичүчат күле яныннан үткәндә һәрвакыт шуны күзәтәсең: төрле урыннарда бозда балыкчылар утыра. Шунысы кызыклы, ир-атлар гына бу шөгыльне үз итми икән, ә хатын-кызлар да балыкка бик теләп йөри. Бу инде балык тотуның ымсындырып торучы, күңелле вакыт үткәрү чарасы икәнен исбатлый. Бәйрәмнең төп сые - балыкчыларның йөрәгенә май булып ята торган балык ашы - уха шунда ук боз өстендә, чара барышында пешерелә.
«Соңгы боз» узу белән балыкчыларга юл ябылды дигән сүз түгел. Бу бары тик кышын бозны тишеп, балык тоту туктатылуын аңлата. Ә җәй көне Кичүчат күле тагын «балык» дигән хыял артыннан куучылар белән тулачак... Балыкчылар сүзенә караганда, җәй көне балык тотуның яме, кышкысына караганда, бер дә ким түгел.
Бәйрәмне оештыручы һәм аның иганәчесе «ТатАвтоматизация» җәмгыятендә эшләп, лаеклы ялга чыккан авылдашыбыз Мисхәт Хәмитов планында мондый кызыклы чаралар үткәрү генә түгел, ә авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләрне чишү дә карала. Шуларның берсе - авылга су килә торган чишмәләрне төзекләндерү. Үз халкын кайгыртып яшәүче якташларыбыз белән без бәхетле.
Ләйсән Хәерова
1 нче гимназия укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia