Хыянәт
Хикәя
Ул бозга янә балта очы белән сукты, бәке кырыендагы үткен, үтәкүренмәле уалган пыяладай кисәкчекләр теленеп, чупылдап суга чумды. Янә сукты, янә бармак очы хәтлесе кителде. Суккан саен бозга әверелгән йөрәкнең бер кыйпылчыгы очты диярсең.
Куллары суыктан кызарып бетте, гүя үче, ачуы, нәфрәте шушы балта түтәсе иде. Аның белән хәзерге халәтендә ул бөтен дөньясын кырып бетерә аладыр кебек тоелды.
Хатын тора-бара балтаны урыныннан кузгатырлык та хәле юклыгын чамалады. «Шулай да ничек күтәрә алам икән соң мин аны?» - дип уйлап куйды. Фани дөньяның мәхәббәтсез көннәре аны суккалап, каккалап, теткәләп бетергән иде инде. Җеп өзәрлек көчен дә калдырмаган икән бит әнә.
Ул балтасын атып бәрде дә боз өстенә сузылып ятты, авырлык белән булса да, әкрен генә шуышып, сул җилкәсен бәке авызына якын китерде. Терсәкләренә таянып, гәүдәсен аска этеп карады. Бәкенең авызы кечкенә иде. Башын тыкты. Боз авыз кылычтай үткен үтәкүренмәле тешләрен шыкырдаткандай булды. Тик ул аны йотарга әзер түгел иде, күрәсең, һич сиздермичә генә нибары бит тиресен умырып алды. Хатын сискәнеп китте. Ул бәкедән башын күтәрде. Җәрәхәтеннән көмештәй боз өстенә кып-кызыл тасма сузылып төште.
Хатынны бу үкенеч чыгырдан чыгарды.
- Сыймыйм, - диде ул.
- Ник сыймыйм икән соң мин һаман?
- Син дөньяга сыймыйсың түгелме?.. - дип пышылдады эчке бер тавыш. Гүя ул бәке авызыннан ишетелде.
Хатын кычкырып елап җибәрде.
Бала чагында аны «кабартма» дип үртиләр иде. Бигрәк тә күрше малае Рамис инде.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа