Кеше сөякләре күбәйгән
Биектау районында кеше сөякләре табылган урында эшләүче криминалист-экспертлар тагын шундый ук табылдыкка тап булганнар.
Бу юлы сөякләр (ике кисеп алынган аяк, берсе баланыкына охшаган) медицина халатына охшаган чүпрәккә төрелгән булган. Соңрак шушы ук урыннан эчке органнар да тапканнар. Экспертлар табылдыкларның тагын булачагын фаразлый.
Ә шул ук вакытта тикшерү комитеты әле бер генә кешеләрдән сорау алуга ирешкән. Ул да булса мәет калдыкларын махсуслашкан предприятиедә утильләштерү белән шөгыльләнүче бертуган эшмәкәрләр. Җинаять эше әлегәчә кузгатылмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа