Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем» җырлары авторы композитор Ринат Гобәйдуллин вафат

«Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем» җырлары авторы композитор Ринат Гобәйдуллин вафат.

Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор, «Күңелеңә авыр алма», «Бир кулыңны, гүзәлем», «Адашкан мәхәббәт», «Мин синең ярты җаның», «Оялмале, яле!», «Чаллы сиреньнәре» кебек популяр җырлар авторы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат.

200 дән артык җыр авторы Ринат Шәрип улы Чаллыда яшәп иҗат итә иде. Аңа нибары 65 яшь иде. Кызганыч, аның үлеме турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Машинада барганда туктап калырга өлгергән, йөрәге тоткан, дип яза "Матбугат.ру".

Ринат Гобәйдуллинның туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Иннә ли-лләһи үә иннә иләйһи раҗигун.

Композиторны соңгы юлга озату 9 гыйнвар көнне иртәнге тугызда Чаллының Энергетиклар Мәдәният йортында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса