Реклама
Бүген, 30 гыйнварда әлмәтлеләр өчен «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Сау бул, Кыш бабай!» мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелә.
Чарада Әлмәт районының авыл клублары һәм Мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары катнаша. Программада: Кыш бабай һәм Кар кызыннан котлаулар, уеннар, конкурслар, җыр-биюләр. Кечкенәләргә мандарин таратачаклар. Башлана 16 сәгатьтә.
17.40 сәгатьтә дискотека башлана. Балалар өчен махсус мәйданчыклар эшли. Аниматорлар күңелле программа әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+