Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кече яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган әлмәтлеләрне хөрмәтләделәр

Безнең районда бүген кече яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 13 кеше гомер кичерә. 11 апрель - Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне уңаеннан алар хөрмәтенә КНИТУ-КАИның Әлмәттәге филиалында очрашу кичәсе оештырылды.

Сугыш. Илебезгә, һәрбер гаиләгә кайгы-хәсрәт алып килгән бу сүзне ишетү белән аның нәрсә икәнлеген үз җилкәсендә татыган һәркемнең күңеле шомланып, тәне калтырап китә, күздә ирексездән яшьләр пәйда була. Бөек Ватан сугышы балаларны ятим итеп кенә калмый, аларның кайберләренә фашист илбасарларында тоткынлыкта да булырга туры килә...

1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд тоткыннары баш күтәрә. Нәтиҗәдә 200 меңнән артык кешене азат итәргә мөмкин була. Аларның 900 гә якынын балалар тәшкил итә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән нәкъ менә 11 апрель Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләнә.

Ул елларда кече яшьтә булган малай-кызлар - хәзер инде ап-ак чәчле әби-бабайлар. Бу чал чәчләрдә, маңгайдагы сырларда концлагерьларда күргән газаплар да.

- Без бу еллар каһарманнарының кадерен белергә тиешбез, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов. Бүгенге буынга аларның башыннан кичергәнне күз алдына да китерүе авыр. Ә ул чынбарлык. Тоткын балаларның хезмәтләреннән кайда һәм ничек кенә файдаланмыйлар. Балигъ булмаганнарның күпчелеге концлагерьлардан әйләнеп кайтмый. Россия территориясендә генә фашист оккупантлары 1,7 миллион кешене, шул исәптән 600 мең баланы аталар, газ белән агулыйлар, яндыралар, асалар. Тулаем алганда, концлагерьларда барлыгы 5 миллионга якын ватандашыбыз һәлак була. Моны онытырга мөмкинме соң?! Ул елларны искә алганда тәгәрәгән күз яшьләре моны тагын бер кат раслый. Василий Самойлов ветераннарга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Алар эшләгән предприятие-оешмалар вәкилләре дә күңел түреннән чыккан теләкләрен ирештерделәр. Ә студентлар җыр-биюләрен бүләк итте.

Ирина Апачаева

Регина Бурцева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250