Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Көчле рухлылар

Узган шимбәдә шәһәребез паркында инвалидларның кече Сабантуе булып узды. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бу көнне концерт программасы тәкъдим ителде, спорт уеннары оештырылды.

Бүген Әлмәт муниципаль районында 11 меңнән артык инвалид яши, шул исәптән 1016 сы балачактан инвалидлар, 572 се балалар. Аларның объектларга каршылыкларсыз керүләрен тәэмин итү максатыннан 2002 елдан алып "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы гамәлгә ашырыла. Коляскада йөрүче мөмкинлекләре чикләнгәннәр гомер иткән 19 торак йорт та пандуслар белән эшләнгән. Юл аша чыкканда уңайлы булсын өчен 12 светофорда тавыш сигналлары булдырылган.

Иң мөһиме, әлеге язмышка дучар булганнар күтәренке рухта, төшенкелекләргә бирелмичә яшәргә омтыла. Кайчакларда сәламәт кешеләрнең дә ихтыяр көче җитмәгән гамәлләрне инвалидлар бер тында башкара. Алар төрле өлкәләрдә үзләрен сынап карарга тартынмый, әледән-әле уңышларга ирешә. Мәсәлән, спортта әлмәтлеләр республикада гына түгел, Россия, Халыкара ярышларда да призлы урыннар яулый.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов үз чыгышында аларның көчле рухларына соклануын белдерде һәм уңайлыклар тудыру юнәлешендә эшчәнлекнең алга таба да дәвам итәчәген әйтте. Социаль яклауга мохтаҗ гаиләләр дә һәрвакыт шәһәр җитәкчелеге игътибарында булды. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручыларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында портфельләр бүләк итү күптән инде күркәм традициягә әверелде. Быел барлыгы 1950 бала тәүге тапкыр мәктәп ишеген ачачак, шуларның 310 ы социаль яклауга мохтаҗ. Бәйрәм барышында 16 балага портфельләр бүләк ителде.

Шәһәребездә урнашкан оешма-предприятие җитәкчелеге дә инвалидларны онытмый. Быел алар тарафыннан 65 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Кече Сабантуйның беренче өлеше дә бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды.

Шәһәрдә бүген инвалидларның 3 иҗтимагый оешмасы эшли. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларын чишү, аларның буш вакытларын файдалы итеп оештыру максатында хезмәт куючы әлеге оешмаларга да ярдәм кулы сузучы предприятиеләр бар. Инвалидлар җәмгыятенә бәйрәм сәхнәсеннән факс аппараты алу өчен биш мең сум күләмендә акча бирелде, сукырлар җәмгыяте принтерга лаек булды, чукраклар җәмгыятенә дә кыйммәтле бүләк ясалды.

Спорт уеннары белән дәвам иткән бәйрәмдә һәркем үзенә шөгыль тапты. Кемнәрдер шәһәребез үзешчәннәре башкаруындагы җырларга кушылып җырлады-биеде. Икенчеләр гер күтәрүдә, коляскада фигуралы узышуда, 100 метр ераклыкка йөгерүдә, граната ыргытуда көч сынашты. Балалар өчен дә уеннар оештырылды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250