Казанга самолет егылып төшмәгән, аны күчергәннәр генә [+ВИДЕО]
Интернетта пәйда булган видео күпләрдә кызыксыну уятты, Казан өстенә самолет төшкән икән, дигән сүзләр таралуга да сәбәпче булды. Ә чынбарлыкта узган төндә Казанда КАИдан Четаев урамындагы корпуска Ту-144 самолетын күчергәннәр.
Очкычны Дементьев - Миль - Әмирхандагы автобазар - Гаврилов - Ямашев проспекты - "Казань Арена" маршруты буенча алып барганнар. Әлеге самолеттан студентларга музей ясарга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа