Реклама
Кичә 25 февраль көнне Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күпер ябылган.
Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, күпердә ярыклар барлыкка килгән. Республиканың юл транспорты мәгълүматы буенча: "25 февраль көнне 15.30 сәгать федераль трассының 173 километрында Ленино авылында урнашкан күпер ябылды, сәбәбе: яр буендагы терәү җимерелә башлау. Шуңа күпердән йөрү туктатылды. Вакытлыча урау юл аша - Яңа Чишмә аша йөрергә туры киләчәк. Урау юлның озынлыгы 39 километр тәшкил итә".
Шуңа да, Әлмәтлеләр, белеп торыгыз, Казан ягына баруның башка юлын сайлагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+