Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кайсы уку йортында ничә көндәш?

Кем булырга? Документларны тагын кайсы уку йортына тапшырып карарга? Абитуриентлар БДИ балларының күпме булуыннан чыгып, белгечлек сайларга омтыла.

Билгеле булганча, алар документларын биш вузга өч юнәлеш буенча тапшыру мөмкинлегенә ия. Вузларда бәйгеләр ничегрәк бара икән?


Казан (Идел буе) федераль университетына кабул ителгән гаризаларның саны 11 меңгә якын инде. Монда, филиалларны исәпкә алмаганда, бюджет урыннары 3449ны тәшкил итә. КФУның Чаллыдагы институтында - 630, Албугада - 884, Яшел Үзән филиалында - 36, Чистайда 45 кеше бушлай укый ала. Иң югары бәйгеләр нефть-газ, дәвалау эше, туризм, геология, нанотехнология һәм микросистемалы техника, журналистика, Көнчыгыш гыйлеме һәм африканистика, икътисад, юрист, музеология һәм мәдәни мирас объектларын саклау юнәлешләрендә күзәтелә. Әйтик, нефть-газ эшендә бер урынга - 28 көндәш.
Дәвалау эше белгечлегенә бирелгән 10 бюджет урынын 174 кеше дәгъваласа, медицина биохимиясенә каралган шулкадәр үк урынны 99 егет-кыз бүлешә. КФУ табиблар әзерләүгә быел гына керешсә дә, әлеге белгечлекне үзләш­терергә теләүчеләр күп. Юриспруденциянең көндезге бакалавриат юнәлешенә 480 кеше гариза биргән. Анда урыннар саны - 83. Документларның төп нөсхәсе иң күп кабул ителгән белгечлек тә шул. Моннан яшьләр тегендә-монда сикереп йөрмичә, юрист булырга төптән уйлаган дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Татар филологиясен сайлаучылар күпме? Филологиянең татар теле һәм әдәбият, этнодизайн белгечлегенә 12 урынга - 14, татар теле һәм әдәбияты, мәгълүмати технологияләр буенча 12 урынга - 17, татар теле, чит телләрне өйрәтүче педагог булырга 20 урынга - 31, ә татар теле һәм әдәбият укытучысы өчен 20 урынга - 9, татар теле һәм әдәбият, кытай теле белгечлегенә 15 урынга 15 кеше гариза тапшырган. Болар - бакалавриат юнәлешләре. Татар теленә заманча технология нигезендә өйрәтү дигән магистратура юнәлешенә 6 урынга шуның кадәр үк гариза кергән. Абитуриентлар университетның сайты аша кызыксындырган сорауларына җавап таба ала. Шулай ук "кайнар элемтә" дә эшли. Эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә, шимбә көнне көндезге сәгать бергә кадәр 8 (843) 221-33-33 бердәм номерына шалтыратырга була.

29 июньгә алынган мәгълүматлар буенча Казан дәүләт медицина университетында дәвалау эшенә (бюджет урыны -185) - 365, педиатрия (50) - 266, стоматология (15) - 90, фармация (47) - 129, биотехнология юнәлешенә (30) 61 гариза кабул ителгән. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетта (КАИ) 1063 бюджет урынына 28 июньгә 1207 гариза тапшырылган. Шулай итеп, университет буенча бәйгедә 1 урынга 1,14 кеше туры килә. Абитуриентлар наноинженерия, җылылык энергетикасы һәм җылы­лык техникасы, гамәли информатика, телекоммуникацияләр системасын кур­кынычсызлыгын тәэмин итү, машина төзелеше белгечлекләренә өстенлек бирә.

Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының (КХТИ) көндезге бү­легенә 2067 бюджет урыны каралган. Әлегә 2731 гариза кабул ителгән. Механик, инновацияләр белән идарә итү, химия технологиясе, дизайн һәм программа инженериясе факультетларындагы белгечлекләр популяр.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250