Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Картлар йортындагы әлмәтлеләр юксына, сагына...

(Геройларның исемнәре үзгәртелеп бирелде)

Өлкәннәр көне уңаеннан бер төркем яшьләр җыелып, бүләкләр алып, әби-бабайларның күңелен күрергә картлар йортына юнәлдек.

Пөхтә киенгән әби-бабайларны бәйрәм өстәле артына утыртып, һәрберсенең алдына җимешләр, баллы күчтәнәчләр куйдылар. Утырыр урын эзләп, залга күз салдым. Шулвакыт яулыгын безнең мәрхүм әбиләребез кебек дүртпочмаклап бәйләгән татар карчыгын күреп алдым, аякларым аңа таба атлады. Янына килеп утыргач, ул да елмаеп куйды һәм сораша башлады:

- Кайлардан килдегез, бәбекәем?

- Әлмәттән.

Җавабымны ишеткәч әбекәем җанланып китте:

- Кайсы урамда торасың? - дип күзләрен миңа төбәде Нурлыгаян әби. Мин урам исемен әйткәч, күз кырыен яулыгы белән сөрткәләде. - Анда кибет бар иде (әбекәем кибет исемен атады). Шул кибет өстендә өченче катта тордым мин. Безнең подъездыбыз каршында шаулап каеннар үсте, картым белән икәү утырткан идек. Исән микән алар, шаулыйлар микән?

Әби уйга чумып алды. Сагына, юксына үткәнен...

- И, балам, мин сөйлим дә сөйлим, син тартынма, бәбекәем, аша, - дип җимеш салынган савытын мина табан тартып куйды. - Сыйлан, балам, көз көне җимешләрнең иң өлгергән чагы, мин берүзем генә ашап бетерә дә алмыйм шул кадәрне. Бәбкәм, син кияүдәме, балаларың бармы? - дип кызыксынды әбекәем. - Минем дә улым бар шул... Кызым, син безнең урамнан үткәндә каеннарыма сәлам тапшыр инде. Мине белгән күрше-күлән карчыклар да үлеп беткәннәрдер инде, күптәннән бит мин монда. Каеннар гына исән булса инде, - дип моңсу күзләрен миңа төбәде Нурлыгаян әби.

Ул көнне без камерага бик күп төшердек, интервьюлар алдык.

- Миңа монда бик уңайлы, якташларыбыз бәйрәмнәрдә килеп тора, - дип сөйли камерага зәңгәр күзле, кара костюм, ак күлмәк кигән ир. - Безне онытмагыз, килегез, кунакларны көтеп алабыз без.

Камера сүнгәч, картлар йорты мөдире:

- Менә, Владимир, сине телевизордан күрсәтсәләр, апаң да сине күрәчәк, - диде. Шунда ук:

- Кайчан? Ничәдә? Яңалыклардамы? - дип сораулар бирә башлады ир-ат. - Апама шалтыратырга кирәк, күрсен иде мине, - дип мөлдерәмә тулы яшьле күзләрен бер миңа, бер мөдиргә төбәде.

- Бу бүлмәдә тыловик яши, бик тә аралашучан ханым, үзе җырлый, үзе шигырьләр сөйли, - дип таныштырды мөдир эшләпә киеп, бүлмәсендә утырган Ираида Зиновьевна белән. Ә ханым тиз-тиз үзе турында сөйли башлады:

- Гомерем буе иң авыр эшләрдә эшләдем, җитәкчелеккә дә тәкъдим иттеләр - бармадым. Хезмәт хакым зур иде, берүзем менә дигән ул үстердем. Өйләнде, балалары туды, озак яшәмәде, үлеп китте. Мин киленемә оныкларымны аякка бастырырга булыштым. Картайгач, аларга авыр йөк булмыйм дип монда килдем. Минем оныклар югары белемле, бик әйбәтләр, гел килеп торалар.

Озак сөйләде ул үзенең авыр тормыш юлын, хәтта моңлы рус җырын да сузып җибәрде. Безгә инде әллә кайчан китәргә кирәк, янәшәмдә бәйрәмне оештыручылар да, сизәм, ашыга, ә Ираида Зиновьевна күптәнге танышларын очраткан кебек һаман күңелен бушата.

- И, китәсезмени, мин бит әле чиреген дә сөйләмәдем, үпкәләмәгез инде, - дип озатып калды ул.

Без китәр алдыннан әле тагын берничә бүлмәгә сугылдык, андагы язмышлар белән таныштык, бөтенесе аралашуга сусаган, сөйләп туя алмыйлар.

Әлмәткә кайткач, Нурлыгаян әби яшәгән йорттагы кибеткә юнәлдем. Өченче кат тәрәзәсендә ут яна. Кемнәр яши микән монда, улымы, оныкларымы, чит кешеләрме? Күзем подъезд төбендәге каеннарга төште: исән икән алар, шаулыйлар. Сине сагынып, сәлам юллап шаулыйлар, Нурлыгаян әби...

Энҗе Хасаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса