Кар кешесенең эзенә төшкәннәр [+ФОТО]
Бу хәл АКШның Джорджия штатында булган дип хәбәр итәләр.
Кар кешесенә ау бөтен дөнья буйлап күптәннән бара. Берәүләр аны бар дип шаулый, икенчеләре беренчеләренең гамәлләрен чып-чын җүләрлеккә саный. Җирле басмалар хәбәр иткәнчә, Американың ике аучысы Мэттью Уиттон һәм Рик Дайер урманда атып үтергән җан иясе как кешесе токымыннан булырга тиеш ди. Урманда әлеге җан иясенә тап булган аучылар аны ул вакытка тере булган дип бара, кар кешесе тигезсез көрәш вакытында алган яралардан аучылар каршында җан биргән имеш.
Хәзерге вакытта аның 2,5 м озынлыкта, 200 кг авырлыкта булган җәсәде лабраториядә, якын арада тикшерүчеләр аны Калифорниядә уздырылачак матбугат конференциясендә җәмәгатьчелеккә күрсәтергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia