Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Каләм һәм микрофон ныклы кулларда

Әлмәт журналистлары шимбә көнне каләм һәм блокнотларын, микрофоннарын спорт киеменә алыштырды. Район тарихында беренче тапкыр Татарстан журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге Сабантуй оештырды.

Гадәттә мондый чаралар турында хәбәр таратучылар бу юлы үзләре игътибар үзәгендә калды. Аларны каланың үзәк спорт мәйданнарының берсе - спорткомплекс кабул итте. Журналистлар берлеге рәисе Наилә Әль-Әйюби белдергәнчә, бу чара "Әлмәтнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан оештырылган пресс-тур программасына кертелгән. Шуңа күрә чыгымнарны да нефтьчеләр үз өстенә алган.

Әлмәт журналистлар берлеге 1967 елда оеша һәм бүгенге көндә республикада иң күпсанлылардан санала (72 әгъза). Сабантуйда исә журналистлар гына түгел, техник хезмәткәрләр дә катнашты. Көн яңалыклары артыннан төрлесе-төрле якка чапкан каләм ияләре шимбә көн бер сафка тезелде.

Стартка әзер!

Өстәл теннисы, бильярд, пневматик мылтыктан ату, йөзү кебек спортның 10 га якын төрендә беренчелек өчен үзара көч сынаштык. Иң беренче булып мылтыктан "төз атучылар" иң яхшыны ачыкларга юл алды. Икенче залда бильярд буенча турнир кызды. Дартс, пенальти, элмәккә боҗра кигертү (иң озакка сузылган ярыш булды ул), "чүлмәккә" туп салу кебек төзлек таләп иткән уеннарда да эштә төгәллек принцибын саклаган журналистлар сынатмаска тырышты. Сынау күнекмәләре вакытында уңышлы барган уен турнирда бераз көйсезләнде. Дулкынлану галәмәте булды ул (олимпиадада медальгә атап килгәннәрнең буш кул белән кайту сәбәбе дә шулдыр, мөгаен). Кеглиларны бәрдереп егарга атылган тупның читкә тәгәрәү сәбәбе буенча да фикер уртак булды - "идән авыш". Уен шулкадәр кызып китте, һәр төрдә җиңгәнче катнашу хәтта кагыйдәгә әйләнде. Бер генә журналист-спортчы да бу көнне бүләксез калмагандыр. "Әлмәт таңнары" газетасы хезмәткәрләре исәбенә, мисал өчен, бар төр комплект "призлар" язылды: ручка, блокноттан башлап кытай кабымлыгы өчен савыт-сабага һәм башкаларга кадәр оттык.

Афәрин, коллегалар! Каләм һәм микрофон ныклы кулларда.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250