Кабан дуңгызлары шәһәргә "кученгән"
Бу хакта социаль челтәргә фото урнаштырганнар.
Казанның Тынычлык бистәсе урамында көпә-көндез кабан дуңгызы көтүе йөри, имеш. Социаль челтәрләрнең берсендәге төркемдә шундый фото пәйда булды. "Посёлок Мирный. Под окнами разгуливают стаи кабанов", - дип язу калдырган Айрат Әхмәтҗанов исемле берәү. Ачыклык кертүенчә, фотога каты борыннарны дусты төшергән..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia