Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Изаил Зарипов онытылмый

Кичә С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә язучы һәм журналист Изаил Зариповның тууына 85 ел тулуга багышлап "Язучылар арасында - нефтьче, нефтьчеләр арасында - язучы" дип исемләнгән чара булып узды.

Анда И.Зариповның кызы, журналист Лилия Сабитова, дуслары Ирек Бәдретдинов, Идеал Алтынбаев, Равил Сәрвәров, хезмәттәшләре җыелды. Шулай ук Әлмәт икътисад-юридик көллияте студентлары да чакырулы иде. Чарага килүчеләр язучының тормыш һәм хезмәт юлын искә алды. Биредә китапханә хезмәткәрләре көче белән ясалган фотолар һәм И.Зариповның китаплары күргәзмәсе дә күпләрдә кызыксыну уятты. Аның беренче "Бораулаучылар" дип исемләнгән брошюрасы 1957 елда дөнья күргән иде. Ә 2011 елда "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан И.Зариповның "За сибирскими фонтанами" документаль җыентыгы бастырып чыгарылды.

Р.Нуртдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250