Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Исән калырга теләсәң, ялгыша күрмә

1 октябрьгә санаулы көннәр калып бара. Аңа кадәр федераль ташламага ия булган һәр әлмәтле киләсе елга социаль хезмәтләр җыелмасын алу яки аннан баш тарту турындагы карарга килергә тиеш.

Хәзерге вакытта социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акча сайлаучыларга 766 сум бирелә. Зур сумма түгел кебек. Билгеле, бу акча бер чорда кирәкле даруларны алып барырга җитәргә дә мөмкин. Әмма гражданнар бу акчаларны дәүләт карамагында калдырып, иминият формасы итеп кабул итсә яхшырак, дигән теләк белдерә табиблар. Тормышта нинди генә хәл булмас - үкенечкә калмасын.

Социаль җыелманың теләсә нинди өлешен хезмәтләр рәвешендә яки акчалата алырга була. Ә менә бушлай даруларны алу-алмау турындагы карар кешене яшәтергә дә, гүргә илтергә дә мөмкин. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан, шул исәптән дару белән тәэмин ителеш өлешеннән баш тартканнарга табиб рецепты буенча бушлай дарулар җибәрелми. Әлмәтлеләрнең 68,2 проценты әлегә акчага өстенлек биргән. Сәламәтлек әллә ни борчымаганда дарулар турында бик уйламыйсың. Ә инде авыру һәм дәвалану озакка сузылгач, бихисап дарулар кирәк була башлагач, акчалата компенсация җитәрлек булмый. Шул ук вакытта социаль хезмәтләр җыелмасын да кирәк вакытта гына яңартып булмый.

Әгәр инде син, мәсәлән, быел компенсация алып, киләсе елда социаль хезмәтләрдән файдаланырга уйлыйсың икән, 1 октябрьгә кадәр тору урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә килеп, яңа гариза язарга кирәк. Сез 2017 ел башыннан гына социаль җыелманы ала башлаячаксыз. Шуңа күрә бу эштә барысын да бизмәнгә салып, җиде кат уйлау, бер кат кисү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса