Тормыш - яшәеш

Исән калган малайның үз әтисен эзлиләр

Лениногорск районында булган коточкыч янгында 8 яшьлек малай әбисендә кунакта булу сәбәпле исән калган иде.

Гаилә башлыгы да исән, әмма авыр хәлдә хастаханәдә ята.

ТРның бала хокуклары буенча уполномоченные Гүзәл Удачина 8 яшьлек Илья Журавлевның үз әтисен эзләүләре турында хәбәр итә. Баксаң, гаиләдәге ике өлкән бала - янгында үлгән 10 яшьлек Никита һәм исән калган Илья беренче никахтан туган балалар икән. Аларның әтиләре Игорь Журавлев хәзерге вакытта Лениногорскида яши. Балаларын тәрбияләүдә катнашмаган.

Реклама

Хәзерге ир белән никахсыз яшәгән гаиләдә тагын дүрт бала туган булган. Алар барысы да вафат.

Гүзәл Удачина шулай ук гаиләнең имин булмаган дип учетта торганлыгын, аннары учеттан төшерелгәнлеген дә әйтә. Президент кушуы буенча прокуратура учеттан төшерүнең гаделлеген дә тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Исән калган малайның үз әтисен эзлиләр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш