Ирләр иртә үлә
Былтыр вафат булган ирләрнең 40 проценты 60 яшькә, ягъни пенсия яшенә җитмәгән.
Хатын-кызлар арасында исә 15 проценты лаеклы ялга да чыга алмый бакыйга күчкән. Үлем турында актларда теркәлгәннәрнең 52 проценты ир-атлар, 48 проценты - хатын-кызлар. Бу уртача республика күрсәткечләре.
Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстанда өч ел рәттән туучылар үлүчеләрдән артыграк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа