Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җирле ана капиталын алучылар салым түләүдән азат ителә

РФ Президенты дәүләт ярдәме каралган физик затларның кеременә салым түләү буенча ташламалар карау турында законга кул куйды.

Шулай итеп җирле ана капиталын алучылар НДФЛны түләүдән азат ителә. Моңа кадәр федераль капиталдан аермалы буларак, җирлесеннән салым алына торган була. Кайбер өлкәләрдә әлеге акчаны машина, җир сатып алуга, баланы дәвалауга да сарыф итү рөхст ителә. Нәтиҗәдә әлеге акчаларны кулланырга уйлаган затлар салым түләргә мәҗбүр булган һәм әлеге сумма 20 мең сумга кадәр җиткән.

Билгле булганча, федераль бюджеттан түләнгән "ана капиталы"нан тыш (387 мең сумны тәшкил итә) яшь аналарга ике һәм аннан да күбрәк туган балалар өчен өлкә акчалары да каралган. Әлеге акча теге яисә бу өлкәнең финанс хәленнән чыгып төрлечә билгеләнә һәм уртача 100 мең сумны тәшкил итә. Аны федераль капитал кебек үк пенсиягә, балаларны укытуга, торакны яхшыртуга тотарга мөмкин.

2013 елда федераль ана капиталы 408 мең сумны тәшкил итә. Әлеге закон 2016 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә, аны шулай ук 2025 елга кадәр озайту мөмкинлеге дә карала.

"РОССИЙСКАЯ ГАЗЕТА"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250