Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ире хатынын фатирсыз да, акчасыз да, бурычлы да итеп калдырган

38 яшьлек хатын-кыз полициягә үзенең ирен җинаять җаваплылыгына тартуларын сорап мөрәҗәгать иткән.

Ир Алабугада яшәүче хатынын бурычлы итеп калдырган да качкан. Алабугалы булачак тормыш иптәше белән социаль челтәр аша танышкан. Мәхәббәте аны ирнең мошенниклыгы өчен төрмәдә булуы да куркытмаган. Хәтта никахлары да төрмәдә теркәлгән. Быелның апрелендә вакытыннан алда чыгарылган ир законлы хатыны янына кайткан. Аның киңәше буенча хатын 100 мең сумлык ике кредит алган. Моңа өстәп тагын кредит картасы буенча да 30 мең сумлык кредит алган, дип яза "Новая Кама". Ир боларга өстәп хатынына шәхси йорт алабыз дип, 1 миллион 800 сумга фатирын да саттырган. Ир фатир акчаларын алганнан соң юкка чыккан. Ә хатын фатирсыз да, акчасыз да калган. Кредитларны да үзенә түләргә киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса