Реклама
Ир белән хатын подъезддан чыгуга бер портфельгә тап булалар һәм аны полиция кулына тапшыралар.
Бу хәл Новокузнецкида (Кемерово өлкәсе) була. Сумка эчендә миллион сум акча һәм хуҗасының документлары була. Полиция хезмәткәрләре хуҗаның фатир ишеген шакып карыйлар, әмма аны ачучы булмый. Баксаң, акча хуҗасы домофон ачкычын югалту сәбәпле подъездга эләгә алмаган һәм кесәсеннән ачкыч эзләгән арада сумкасын җиргә куеп торган һәм онытып, машинасына кереп йоклаган.
Сумканы тапкан ир белән хатынга полиция рәхмәт белдергән.
Бу хакта Вести.ру хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+