Ир-ат “дарулары” юк ителә
Ир затларның ирлек көчләренә "дәва" бирә торган препаратлар сатудан алыначак ди...
"Коммерсант" мәгълүмат чарасы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор бу көннәрдә аптекалардан ир-ат потенциясен арттыру өчен "кайгыртулы" кайбер биологик актив кушылмаларны (БАД) ала башлаячак. Бу Казахстанның милли икътисад министрлыгы кулланучылар хокукын яклау комитеты кайбер продукцияләрнең дәүләт теркәү документын кире алуы белән, анысы, үз чиратында, сатуда ялган препаратлар пәйда булу белән бәйле.
Россиядә әлеге препаратлар иректе сатуда, аларны алу өчен рецептлар кирәкми.
Сатудан алынучы препаратларны җитештерүче предприятие җитәкчесе әлеге алымны конкурентлар эше дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа