Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Иптәшен үтергән өчен 10 ел төрмәдә утырачак

Әлмәт шәһәр судының карары катгый булган. Хәер, ул карар Татарстан республикасының Югары судында яңадан каралырга хокуклы…

Әлеге коточкыч җинаять узган елның 8 ноябрендә була. Төнге беренче ярты белән икенче ярты арасында күпфатирлы йортларның берсе янында сугышып китәләр. Озак уйлап тормастан берсе кесәсеннән пычак тартып чыгара һәм икенчесенә ташлана. Җәрәхәтләр зыян күрүченең сул як җилкәсе, корсагы һәм күкрәк читлеге өлешенә туры килә һәм үлеменә сәбәпче була.

Кулга алынган адәмне суд Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 105 маддәсе нигезендә гаепле дип таба һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм итеп катгый режимлы колониягә озата дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса