Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Илназ Баһ: «Ярый әле минивен алганмын!»

Россия Эчке эшләр министрлыгына халыктан җиде яшьтән зуррак балаларны машинада автокәнәфисез генә йөртергә дигән тәкъдим кергән.

Министрлык исә тәкъдимгә төзәтмәләр кертә: 12 яшькә кадәр бала алда утырып бара икән, бу очракта кәнәфисез берничек тә ярамый, арттагы утыргычлардагылар исә махсус саклану каешларын эләктерергә тиеш.

Хәзер исә министрлык җәмәгатьчелекне шул хакта фикер алышырга чакыра. С үз уңаеннан, узган атнада Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләренә ике яшьлек баласын машинада махсус җайланмасыз йөрткән берәүне тоткарлау өчен хәтта машинаның көпчәгенә атарга туры килгән иде. Баксаң, хокук сакчыларыннан качарга теләгән 27 яшьлек машина йөртүче таныклыгыннан да мәхрүм ителгән булып чыккан.

Илназ Баһ, җырчы:

- Минемчә, җиде яшьтән соң да кирәк әле кәнәфиләр, бала бит ул. Өч баланы да автокәнәфидә йөртәм. Эш өчен дип махсус зур машина - минивен алган идем, гаилә ишәйгәч, ярап куйды, җиңел машинага өч кәнәфи ничек сыйган булыр иде? Зуррак балаларга махсус утыргычлар ярдәмгә килә. Ни дисәң дә, алар баланың куркынычсызлыгын тәэмин итә дип саныйм.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса