Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Икегә аерылган язмыш...

Таһир башы чатнап авыртудан уянып китте. Ах-ух килде.

Гадәттә хатыны Гадилә кереп, шул кирәк сиңа, эчмәссең убыр кебек дип сүгә башлый иде. Өйдә кабер тынлыгы, су булса да эчеп алырга иде дә, башы чатный, кургаш кыршау кигергәннәрмени, кысыпмы- кыса...Таһирның мондый авыртуларны бик күп тапкыр кичергәне бар, гомердә бер тамчы да хәмер капмам, дип, ант эчкәне дә санап бетергесез, тик бик тиз оныта шул. Аннан сәбәбе дә чыгып кына тора. Кая китте икән соң Гадиләсе, ачуы беткәнче сүгә-сүгә дә, яңадан җәлләп кыяр сулары эчерә, баш дарулары алып кайтып бирә, аның белән дә булмаса, башка эчмим инде дигәнгә ышанып, чәкүшкә алып кайтып бирә иде бит. Ул ачуланганда эндәшми түзә Таһир, аны хуплап кына, хатыны көенә тора, артистлык сәләте көчле инде үзендә, Камал театры артистлары бер читтә торсын.... Гадилә, Гадилә,- дип йомшак итеп тә, усал итеп тә кычкырып карады...тынлык..Нишләргә? Сәгатькә карады, төшке аш вакыты җитеп килә, кызы да мәктәптән кайтырга тиеш.... Кызы турында уйлагач, йөрәге жу итеп китте, кичәге хәлләре күз алдына килде, кызының әтиии, тимәәә, дип кычкырганы колагында яңгырады.


 Ахх, аз гына кыймшануга да күз аллары караңгыланып китә, их, бер чүмеч суны эчеп бетерер иде, эче яна... Хатыны бераз эндәшми йөри иде дә, бала хакына дип, тагын түзә иде, әллә бу юлы чыннан да, китеп барганмы?, - дигән уйдан, йөрәге жуу итеп куйды. Соңгы сулышын алганда менә шушылай су бирүче дә булмаса, дигән уй аны айнытып җибәргәндәй булды. Нишләде икән соң ул, һич кенә дә исенә төшерә алмады... кызы нигә елады икән? Ярата бит ул кызын да, Гадиләсенә дә яратып өйләнде.. Яшь чагында аларга сокланмаган кеше юк иде, бигерәкләр дә пар килгәнсез инде, каян табыштыгыз сез, дип, тинтерәтеп бетерәләр иде.


Тукта әле, тагын торып карага кирәк, су гына булса да эчсә, хәл кереп китәр кебек...
Ничек итсә - итте , суны барып эчү бәхетенә иреште, бераз хәл кереп китте. Өй эчен күздән кичерде., идәндә ватык савыт- сабалар, ыргытылган җиһазларны күреп, идәнгә чүкте, ниләр майтарды икән инде. Белая горячка дигәнне ишеткәне бар иде, әллә шул хәлгә төштеме ул....

Башын тотып күпме генә идәндә утырса да, өйгә кайтып керүче булмады. Ә бәлки апаларына киткәндер, дип, тынычланды, үз хәле - хәл иде, суыткычны ачып карады, бәхетенә, тозлы кыяр бар икән, күтәреп кенә эчте дә, кроватенә барып ауды.
Ә Гадилә бу вакытта кызы Алия белән, туганнан- туган апаларында, нишләргә белми утыра иде, ташлап китсә, беренче чиратта, гомер буе торгызган дөньясы кызганыч, исерек Таһирны да кызгана, чир дер инде ул дип уйлый. Кызын да әтисез итәсе килми. Апасы иргә дә чыгып тормады, бер үзе яши, җаны тыныч, әллә кайчаннан интекмә инде шул ирең белән, дип тукый. Бу юлы кызыңны мәктәпкә урнаштырабыз, үзең эшкә керерсең, җитте сиңа исерек көйләп, үз томышыңны, кызыңның сәламәтлеген җимерергә, дип, ачуланып ташлады. Кечкенә генә шәһәрдә яши ул, апасының сүзенә колак салырга булды ул. Тиз генә документларын алып эш белешергә чыгып китте. Бәхетенә, беренче кергән кибеткә үк сатучы-кассирлар кирәк булып чыкты, тәҗрибәсе дә бар. Иртәгәдән эшли башласаң да була, диделәр. Кызын да якындагы мәктәпкә укырга бирде. Кызы да киреләнеп тормады, әтисе холыксызланганда, әнисе өчен, бик курыккан иде шул, әтисе аңа пычак тотып кизәнгәч, көчкә чыгып йөгерделәр алар. Ярый Гадилә, документларын, кирәкле киемнәрен, уңайлы урынга куйган иде, дөнья өйрәтте аны. Чыгып чапкан чаклары күп булды инде, кешеләрдән кыенсынып, кайда абзар түбәсендә, кайда баз өстендә керфек тә какмый утырган чаклары бихисап. Нишләсен, иртән чыгып сыерын савып көтүгә озату мәҗбүри.


 Таһир ничә еллар, теләсәм эчми тора алам бит мин дисә дә, үтереп эчәсе килә аның, бөтен проблемалардан качу юлы шулдыр, дип уйлый, тик хатыны һаман кайтып күренмәгәч, эче поша башлады, күптәннән ташлап китәм мин сине, дип, куркыта торган гадәте бар иде, кайтыр әле, дип, борылып ятты, ишек тавышы ишетелсә ах- ух килә башлар, башка эчмим, дисә ышана инде, терелү өчен, бер чүллек бирә инде үзе, баштагы ачуланганын сүзсез генә тыңлап тора Таһир, эндәшми, башын иеп үкенгән кыяфәт чыгарып утыра. Күп еллык стаж, хатынының кайчан кызганачагын төгәл белә инде ул.


Йоклап та алды, нигәдер ишек тавышы да ишетелмәде. Сәгатькә карап- карап ала, кибет тә бикләнер вакыт җитә, ә ансы проблема түгел-түгелен.

Сәгатькә карап- карап ала, кибет тә бикләнер вакыт җитә, ә ансы проблема түгел-түгелен, күрше тирәдә самогон сатучылар да, Оренбур аракысы сатучылар да бар, җайларын белеп сөйләшсәң алырга була. Түлке кайвакыт хатыны аларны да куркытып куя, участковойга хәбәр итәм, дип. Даруларын актара торгач, тынычландыра торган даруны күбрәк кабып йоклап киткән. Иртән таң белән сусап тагын уянды, икенче бүлмәгә кереп, хатынын, кызын юллады. Юууук, дип өзгәләнде. Ничек, ничек берүзе яшәр... ни ашарга пешергәне, ни өй җыйганы юк бит аның. Кер машинасына керне дә салып юдырта белми, түләүләрне әйткән дә юк, кемгә, ничек, күпме түләнә, берсе белән дә кызыксынганы булмады...Биик озак уйланып ятты ул, яктырылгач, ишек алдына чыкты, беренче күргәндәй, ихатасын күздән кичерде. Гадиләнең аны ачуланганда әйткән сүзләре исенә төште, абзарың өстеңә ишелеп төшә бит инде, дигән иде, хак икән, искергән шул барысы да... Кулы эшкә ятып тора инде үзенең, материалына да акча кирәк шул... Абзардан тавык йомыркалары җыеп керде, байтак җыелган икән. Кыздыра белә белүен, тамак ялгап алды. Өстәл астындагы буш шешәләр күңелен кытыклап ала, искә төшереп тормасыннар дип, җыеп, утын лапасына чыгарып атты, андагы 4- 5 капчык шешәне күреп, башын чайкап куйды. Күңеленнән генә күпме акча киткән бит боларга, хатын юкка гына чәпчемәгән икән, дип уйлады. Кызының елап утырган чаклары күз алдына килде. Кая киттеләр икән соң, гадәттә, иртәнгә кайталар иде бит, дип уйлады. Самагон сатучы хатынның бакчасын казышса, башын төзәтергә җай килә инде, дип, ындыр артлап кына аларга йөгерде.

Гадилә эшкә йөрсә дә Таһирын уйлады, тәки башыннан чыкмый шул, исереп интегеп ятамы икән, үлә күрмәсен, дип, борчыла. Апасына әйтергә дә курка, үзең турында уйла башта, үзеңне ярат, матур киемнәр ал, театрга бар, онытып тор аны, дип, нотык укып кына тора апасы, дөрес әйтә инде, әйтүен, тик яшәү рәвешен үзгәртү бик кыен икән шул. Кызының гына күңеле кайткан, куркам мин әтидән, дип, апасына сыена. Үзе турында да уйламады шул, башта бөтен уе мал карау булды, эштән кайткач, алар янында асларын чистартып, ашарга әзерләп мәш килде. Кичләре исерек ир көйләп үтте. Үзенең ялгызлыгын хәзер генә сизә башлады.

Үзенең ялгыз икәнлеген хәзер генә сизә башлады, кибеткә парлап әйбер алырга килүчеләрне, аларның матур итеп аралашуларын күреп, күңеле тула. Аларның бергәләп шатланып, бер җиргә дә бара алганнары булмады шул, туганнарына барсалар да кайтканда исерек ирен сүрәп кайтырга туры килә иде, ә аннан төне буе разборка. Ул бала күңеле ничек түзгәндер, дип кызын да жәлләп куйды.


Менә, аллабирса, яңача яши башларлар, ипотекага булса да берәр квартира аласы булыр...әти- әниләре булса ярдәм итәрләр дә иде, исерек ир белән дә ничә еллар интекмәгән булыр иде.
 Гадилә үзгәрде, кызы белән театрларга да барып кайталар, киенеп бизәнеп куйгач, яшәреп киткән кебек, апасы да мактап кына тора. Шулай да Таһир башыннан чыгып бетми, авылдашлары очраганда сораштырып ала, һаман да шулай икәнлеген белгәч, кул гына селти, үзе гаепле, дип юана. Күңеле белән аның үзгәрүенә өметләнә.


 Таһир ябыкты, хәлсезләнде, аны эшкә чакыручылар да кимеде. Урам буйлап йөргәч, кешеләрнең ничек яшәгәне күзенә күренә башлады, өй түбәләрен яңартып азапланучылар, өй тышлаучылар күзгә ташлана, капка төбе саен машина, тимер капка- койма, үзенеке белән чагыштырды. Иң гаҗәпләнгәне шул буды, берничә ел бергә эчеп йөргән шешәдәше, машина алган, гараж төзеп ята. Кодированиегә барган, слабак, дип көлгәне исендә, малае да янында бөтерелә, үсеп ярдәмче булган. Кызы исенә төшеп, күңелсезләнеп алды, кечкенә чагында ничек ярата иде бит аны кызы, үсә төшкәч, рәнҗүле күзләрен тутырып карап тора иде. Таһир бер карарга килде, иптәшеннән ярдәм сорап караса, бәлки алып барып та кайтыр, дип уйлады. Чыннан да ризалашты бит Разиф, үзенең дә кайчандыр упкынга тәгәри язганын исенә төшердеме....Абыйлары да бар- барын, алар Себер ягында акча эшлиләр, әниләрен дә алып киткәннәр иде,Таһирга ышанычлары беткән иде шул.
Хатыны булганда сирәк булса да сөйләшеп алалар иде, күптәннән аралашканнары юк. Разифка телефон номерын биреп сөйләштерде, абыйсы дәваланырга, дигәч, акча җибәрде, Разиф картасына, үзенеке юк шул инде, рәтен дә, җаен да белми, салырлык акчасы да юк.

Берничә көн системалар куеп, башка тамчы да эчәргә ярамый, дип кисәтеп кайтардылар.

Башта өендә тәртип урнаштырды. Өй тирәләрен җыештырды, аракы юлласы булмагач, вакыт та күп икән, баш та авыртмый, аппетиты ачылды, ярый әле акчаны күберәк җибәргәннәр. Менә , аллабирса, эшкә керер, әнисен туган җиренә алып кайтыр. Хатыны белән кызын да өенә кайтартасы килә дә соң, ризалашырлар микән? Ничегерәк итеп, гафу сорарга да белмәде. Башта яшәрлек акча юнәтергә кирәк, дип, шабашкага чыгарга уйлады, аның кебек сулагайлар түбә япканда дефицит икән, бит. Төшемле эш булып чыкты, эчмәгәч, акчасы да җыела. Телефон алып җибәрде, бик кыен да түгел икән, өйрәнде бит тәки, хатынының телефон номерын язып куйды, көн саен телефонын алып шалтыратырга ниятли, көче җитми... Шабашникларга эш җитәрлек, чират торып түбә яңарталар, койма коялар. Кызының да үсеп җиткәнлеген чамалап, бер ялында, ул да яңа капка-коймалар ясатты. Кайдадыр яткан машина правасын тартып чыгарды, срогы чыккан икән, медосмотр үтеп, аны яңартты. Эшкә йөрергә дә транспорт кирәк дип, кыйммәт булмаган, йөрергә уңайлы булган девятка  машинасы сатып алды.


Гадилә иренең эчүдән туктаганын ишетеп бер яктан сөенде, икенче яктан кызы монда яшәргә ияләнде, иәктәпне дә, укытучыларны да үз итте. Гадиләнең әтиең хәзер аракы эчми икән диюенә, мине анда кайтыр дип уйлама да, дип кырт кисте. Җитмәсә аңа күз атып, сүз кушып йөрүчеләр дә җитәрлек, берсенә дә күңеле ятмый шул Гадиләнең...сихерләнгән кебек уенда гел Таһир. Күпме ялварыплар сорады ул Аллаһыдан, аек акыл, аек зиһен бир дип. Өметләнде, көтте... Соңгы арада бианасы да гел төшенә керә, чит җирләрдә санынып, саргаеплар яши микән, балаларында булса да, туган, яшәгән җир үзенә тарта, диләр, дөрес икән. Үзе дә бик күнегеп җитә алмый шул, апасыннан да кыен, үзләренә яшәү урыны булдыру өчен байтак кирәк икән, җитмәсә, кызын укырга кертү турында да уйларга кирәк. Кайда да җайларга, майларга кирәк, диләр бит. Кызының да туган көне җиткән икән, билгесез номер шалтыраткач, алса, таныш тавыш. Эндәшергәме, юкмы, дип икеләнеп торганда, Таһир ашыга- ашыга аннан гафу үтенде, зинһар, телефоныңны куйма, сөйләшик, диде. Кызының туган көненә килергә теләвен әйтте. Гадилә апасыннан кыенсынып аңа, берәр кафеда гына утырырбыз, диде.
 

Таһир җиңелсулап куйды, беренче адым ясалды. Гадилә кызын кафега барырга көчкә ризалаштырды. Әтисе туган көнеңә бүләк булыр, дип, яңа телефонга акча биргәч, елмаеп, рәхмәт , сез сөйләшегез, минем дусларым чакыра, дип, кафедан чыгып китте. Икәү генә калгач, сүзләре ялганмады, икесенә дә авыр, утырып сөйләшерлек сүз таба алмадылар. Йөрәкләрендә сүнеп барган күмергә бераз җылы җил исеп, дөрләтеп җибәргән кебек булды.


 Гадиләдәге үзгәрешне апасы бик тиз сизеп алды, әллә берәрсенә гашыйк булгансың инде, кызый, күзләрең ялтырый, диде ул көлемсерәп. Юк инде, диде ул, Таһир кызын туган көне белән котларга килгән иде, бераз сөйләшеп алдык, диде кызарып, җинаять өстендә тотылганмыни. Ашыга- ашыга эчми башлавы, кызына да бүләкләр алып килүен сөйләде. Апасы бер сүзсез аңлады аны гаепләмәде, сеңлесенең эчтән янып йөрүен сизеп борчыла башлаган иде.

Аның янына кайтам, дисәң дә каршы килмим, тик Алия укуын монда бетерсә әйбәт булыр, дип, киңәш бирде. Таһир белән көн саен сөйләшә башладылар. Ул үзенең җомга намазларына мәчеткә йөри башлавын әйткәч, Гадилә бигерәк тә сөенде, үзе дә кирәкле дини китаплар алыштырды. Догалар ятлый башлады. Күңеле бераз тынычланып, йөзенә нур кунды. Таһир тизерәк хатынын өйләренә алып кайтырга теләде, авыл кибетендә эш тә бар икән, анда эшләүченең декретка китәр аакыты җиткән. Тәвәккәлләп тагын бергә яшәргә уйлашып, никах яңарттылар. Алия дә өйләренә торырга кайтмаса да аларның бергә булуына шатланды, тик әтисенең үзәген өзеп аңа бик озак сынап карап торды...Әнине башка кыерсытмассың, дип ышанам, диде, күзләрен тутырып, Таһир сүзсез калып башын гына селкеде. Менә бит аның кызы ничек акыллы булып үскән, дип куанды. Ә ул үз әнисен кайчаннан күргәне юк, читтә тилмертә.

Гадилә белән Таһир әйбәт кенә яшәп киттеләр, өйләрен ремонтлап, абзар- кура яңарттылар, бройлер чеби булса да асрап карыйсылары килә бит инде.Кызлары укуын бетереп , югары уку йортына керде.Сирәк булса да кайткалап тора. Беркөнне Таһир ишек алдында эшләп йөргәндә элеккеге шешәдәше килеп керде. Карап торуга да кызганыч, куллары калтырый, үтермә инде, йөз грамм гына бир, дип ялына башлады. Гадилә тәрәзәдән аларны күреп куркып китте. Тагын бу исереккә иярмәсә ярый инде дип, коты чыкты. Таһир иптәшен үгетләүнең файдасы юк, икәнен белә, үзе аңламаса, берни эшләтеп булмый. Ярый интексен әле, бәлки акылына килер, дип, аны өенә озатып куярга булды. Гадиләнең ире кайтканчы йөрәге өзелеп төшә язды. Ишеткәне бар иде, кодировкадан соң , эчсәләр, бигерәк күп эчә башлыйлар, дигәнне. Таһирның йөзен күргәч кенә тынычланды. Абыйлары белән дә элемтәне яңарттылар. Төпчек улының мәчеткә йөрүе турында ишеткәч, әниләренең авылга кайту теләге көчәйде. Гадилә дә каршы килмәде, бианасы бик картайган булса да яхшы күңелле аның...үз әнисе кебек, кызым, дип сөйләшә. Таһир да әнисен түземсезлек белән көтә, баштагы начарлыклары өчен гафу үтенәсе, әнисенә биреп бетерә алмаган кадер-хөрмәтне күрсәтәсе бар әле аның.


Гадилә бианасы кайтуга өен ялт итеп җыештырып куйды. Газ мичененнән тәмле булып бәлеш исләре чыкты. Бәйрәм аның өчен хәзер, бәйрәм төсле, ышанып бетә алмый һаман. Баштагы тормышы белән бүгенге тормышын чагыштырып карый да Гадилә, бүгенге тормышы өчен, Аллаһыга рәхмәтләр укый.
 

Сәрия Мирзаянова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса