Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ике студент бер сәгать эчендә 5 җинаять кылган

Барысы да туган көндә башланган. Ике студент дүрт машинаны "чистарта", бишенчесен урлап кача.

Түбән Камада ППС батальоны командирын иртән эшкә барганда ВАЗ 2106 машинасы урап уза. Полиция вәкиле аның арткы һәм ян-як тәрәзәләре ватык булуына игътибар итә. Дежур бүлеккә шалтыратып хәбәр иткәннән соң, "алтынчы" машинаны күзәтеп бара. ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәме белән аны туктаткач, 17, 18 яшьлек, исерек хәлдәге ике егеткә гаепләрен танудан башка чара калмый. Соңрак билгеле булганча, алар дусларының туган көнен уздырган. Иртән аларның берсе җинаятьтәшенең авылына кайтып килергә була. Машиналары юклыкны егетләр тиз хәл итә, ишегалдындагы бер машинаның тәрзәләрен ватып, шуңа утырып китә. Моңа кадәр дүрт машинаны таларга да өлгерә алар һәм 8 мең сумлык акча "эшли". Бу уңайдан җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса