Ике әлмәтле кибеттә бушка ашап качкан
29 яшьлек ике егет Әлмәтнең бер гипермаркетында арбага кыйммәтле деликатеслар һәм эчемлекләр төягән.
Кара уылдыкны, ит деликатесларын һәм кыйммәтле эчемлекләрне алар сәүдә залында ук «дегустацияләгәннәр». Ашап туйгач, арба белән ризыкларны калдырып чыгып киткәннәр. Ашаган-эчкән өчен бер тиен дә түләмәгәннәр.
Кибетнең сак хезмәткәрләре шикле егетләрне күреп калган һәм полициягә хәбәр иткән. Егетләрне «кайнар эздән» тотканнар. Берсе 2012 елда урлашу өчен хөкем ителгән булган инде. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа