Тормыш - яшәеш

Ике әлмәтле җинаятьчене тотуда булышкан

Әлмәттә уяу кешеләр аулак урамда бер кызга бәйләнгән исерек адәмне тоткарлауда булышкан.

13 гыйнварда төнлә 11 ләрдә 26 яшьлек кыз үзәк чыршыдан кайтып килә торган булган. Аулак урамда аңа билгесез исерек ир ташланган һәм карга егып, кызны кыйный башлаган.

Очраклы рәвештә үтеп баручы ике ир ярдәмгә ташланганнар һәм полиция чакыртып, җинаятьчене тоткарларга булышканнар.

Ярдәмгә килгән ирләр Әлмәт автомобиль юллары идарәсендә эшләүче 58 яшьлек Александр Иванов белән аның напарнигы 19 яшьлек Иван Зимин булып чыккан. Алар эштән кайта торган булганнар.

Реклама

Полиция бүлегендә тоткарланучының кемлеген ачыклаганнар. Ул 24 яшьлек әлмәтле, әле декабрь азагында гына төрмәдән кайткан. Анда урлашу һәм кеше талау өчен утырган булган.

Аны яңадан хөкем карары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ике әлмәтле җинаятьчене тотуда булышкан
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш