Ике килога якын киндер өчен 10 елга кадәр төрмә
35 яшьлек бер адәм ферма янында кыргый киндер җыеп, инде кайтып китмәкче була. Әмма оперативниклар аның юлына аркылы төшә.
Тикшерү вакытында әлеге адәмнән 1,7 кг яңа җыелган киндер салынган капчык табып алалар. Бу хәл Бөгелмәдә була. Наркоконтрольнең «ышаныч телефоны»на берәү шалтыратып, бер кешенең кыргый киндер җыюы хакында хәбәр итә.
Тоткарланучыны суд көтә. Аңа 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Ә киндер үсеп утырган җир хуҗасына аны юк итәргә кушылган. Таләп 10 көн эчендә үтәлмәсә, җир хуҗасы 300 мең сум штрафка тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia