Ике кешене суеп үтергән яшүсмергә 10 ел бирделәр
43 һәм 48 яшьлек ир белән хатынга ул 20 мәртәбә пычак белән кадый.
Бу фаҗига Бөгелмәдә була. Беркайда да эшләмәүче һәм теркәлмәгән ике "бомж"ны яшүсмерләр бик еш кыйный торган була. Соңгысында 15 яшьлек егет дуслары арасында авторитет яулар өчен пычак чыгара. Яшь җинаятьчене бик тиз кулга алалар. Аңа 10 ел төрмә яный хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia