Ике хатын-кыз кырыгалдарлар корбаны булган
Беренче очракта мошенник бер пенсионеркага шалтыратып, улың юл-транспорт вакыйгасына юлыкты, аны коткару өчен акча кирәк дип, терминал аша 10 мең сум акча күчерергә кушкан.
Икенче казанлы исә банк картасын блокировкалаулары турында ялган СМС-хәбәр алган. Ул хәбәрдә күрсәтелгән клавишларга басып 17 мең сумнан артык акчасын мошенниклар счетына күчергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа