Ике бала балконнан ярдәм чакырган
Ашыгыч ярдәм службалары номерына торак йортта янгын турында хәбәр керә.
Анда фатирда балалар булу ихтималы да фарпазлана. Вакыйга булган урынга килеп җиткән коткаручылар 4 нче катта төтен чыкканын күрәләр. Бу вакытта балконда ике бала ярдәм сорап кычкыра. Аларны уртача дәрәҗәдә исле газ белән агулану диагнозы белән ашыгыч ярдәм бригадасы кулына тапшыралар.
Фатир ишеген ачып кергәч, төтеннең кер юу машинасыннан чыкканлыгы ачыклана. Бу хәл Казанда була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа