Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Игезәк сыңарын үтермәкче булган. Хәзер 9 ел утырачак

Казанда игезәк кыз белән малайны карау өчен ялланган 30 яшьлек няня Оксана Клейманны хөкем иттеләр.

Аның балаларга берничә ай дәвамында феназепам эчерткәнлеге мәгълүм булды. Һәм ул 2014 елның җәендә малай тыны кысылу диагнозы белән ДРКБда ятканда аны мендәр белән каплап үтерергә маташканда тоткарланды. Ул вакытта сабыйга яшь ярым була.

Няня 2014 елның мартында эшкә урнашкан була. Август башында малай чирләп китә. Аны няня белән бергә больницага салалар. Сулыш алуы бозылганын белгән хәлдә няня башта кулы белән малайның авыз-борынын каплап үтермәкче була. Әмма моны палатада ятучы бер ханым күреп ала. Алга таба няня кимендә ун тапкыр малайны мендәр белән каплап тончыктырырга маташып карый. Аны гәүдәсе белән малайны каплаган хәлдә палатада ятучы ханым белән медсестра күреп ала.

Судта Клейман гаебен танымый. Аны тугыз елга колониягә хөкем итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса