Идарәче компанияләрне җавапка тарталар
Ишегалларындагы кар өемнәре бүген дә кискен проблема булып кала бирә.
Кышкы чорда идарәче компанияләр 40000 кубометр кар түккән, 1224 берәмлек техника җәлеп иткән. 930 күпфатирлы торак йортның түбәләре боздан арындырылган. Квартал эчендәге территорияләрнең ничек җыештырылуына контрольлек итү нәтиҗәсе буенча 30 эш шәһәр прокуратурасына җибәрелгән. Аларга карата административ чаралар кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа