Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Иҗатташлык күпере ышанычлы

16 октябрь көнне Әлмәттә яшәп иҗат итүче бер төркем каләм ияләре һәм сәнгать әһелләре "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе чакыруы буенча Бөгелмәдә булып кайтты.

Кунаклар башта якташларыбыз горурлыгы булган Бөгелмәдә эшләп килүче Татар милли мәдәният үзәге һәм аның тарихы белән таныштылар. Үзәк мәчеттә җыелган җәмәгать белән өйлә намазы укып, 1552 ел- гы канкоешта шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына дога кылганнан соң, "Булат" кафесында Хәтер көне уңаеннан оештырылган Коръән ашында булдылар (химаяче Х.Ф.Мотыйгуллин).
Татар мәдәният үзәгендә "Моңсар" берләшмәсе әгъзалары, җәмәгатьчелек һәм студентлар белән дәвам иткән очрашу кичәсендә Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина башта кыскача гына үзе һәм иҗаты, оешманың эшчәнлеге белән таныштырды һәм беренче сүзне 37 китап авторы, язучы Альберт Хәсәновка бирде. Олпат каләм иясен зал алкышлап каршы алды. Аксакалның, әлбәттә, яшьләргә әйтер сүзләре күп иде: милләт буларак татарның сан ягыннан кими баруына борчылуын да, "толерантлык" дигән төшенчә" асылында нинди мәкер яшеренгән булу ихтималын да аңлатты. Табигатьне саклау темасына тук- талып, аны үзенчәлекле итеп, үз әсәренең сюжетына бәйләп тасвирлады. Журналист-тарихчы Дамир Таҗиның "безнең" Хәким бай язмышының Әлмәт төбәгенә бәйле вакыйгалары турында бәян итүе күпләр өчен кызыклы мәгълүмат булгандыр, мөгаен. Күренекле язучы Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм әфәнденең әтисе архивы белән ничек эшли башлавын бәян итүе дә тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Ә инде иҗади язмышы Бөгелмә белән шактый тыгыз бәйле сәнгатькәр ханым Розалия Солтанова үзенең аһәңле тавышы белән поэма укыганда аның башкару осталыгы тамашачыларны тәмам әсир итте.
Шулай итеп, өч дистә елга якын эшләп килүче "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе белән Әлмәт язучылар оешмасы арасында яңадан иҗади күпер салынды. Дөрес, заманында М.Мостафин тырышлыгы белән элемтәләр көчле чаклар бар иде, әмма, кичәне йомгаклап чыгыш ясаган Ә.Шәвәлиева әйткәндәй, "әллә заман гаепле, әллә заманга сылтаучы үзебез гаепле" - соңгы 10-15 елда багланышлар бөтенләй өзелгән иде диярлек. Ә бит мондый иҗади очрашулар ике як өчен дә бик кирәк: берләшмә әгъзалары "тере язучылардан" (Әлмәт язучылар оешмасында барлыгы 19 берлек әгъзасы бар) күп нәрсәгә өйрәнә алган кебек, әлмәтлеләрнең үзләренә дә өлге итеп алырлык җәүһәрләр бездә дә юк түгел. Шуңа да бер сулышта, җылы шартларда узган бу очрашу һәркемне - сөйләүчеләрне дә, тыңлаучыларны да тәэсирләндерде, дулкынландырды.
Ә.ШӘВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250