Ялгызлык (тормыштан алынган вакыйгалар)
Ялгыз кала күрмәгееез!- дигән җыр яңгырый телевизордан. Язмышың булса, каласың икән ул ялгыз да.
Алсуның да тормышы бик матур башланган иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, сатучы һөнәре алып үз авылларына эшкә кайтты . Авылда рәхәт, күкрәк тутырып саф һава сулыйсың, авыл каймагы, авыл сөте, бары да үзеңнеке. Эшләргә иренмәсәң, тамагың тук, өстең бөтен, дигәндәй. Әти-әниләре дә бик куандылар аның авылга кайтуына, авылда яшьләр күп, шәһәр якын булгач, яшьләр дә авылда төпләнә, эшне ир-егетләр шәһәрдә таба-табуын, гаиләсен күбесе авылда тота. Бала-чагасы да караулы, эшкә өйрәнеп үсәләр. Алсу җиң сызганып эшкә тотынды, сату гына димәссең, кәгазь эшләре дә җитәрлек икән, һәр эшнең үз авырлыгы, ди бит әнисе. Шуңа эш, дип атала икән инде ул. Яшьлекнең үз мәшәкатьләре, кич җыенып мәдәният йортына барулар үзе бер рәхәт, дуслар белән очрашасың, серләшәсең, рәхәтләнеп биисең. Шул кичнең берсендә, бер чибәр, мускуллары калкып торган егетнең үзенә карап-карап алганын тоеп кызарып китте Алсу. Озакламый ул аны медляк биергә чакырды. Армиядән яңа кайткан егет, аны танымаган икән, ничек танысын, ул армиягә киткәндә Алсу мәктәптә укыган чагы булган икән. Бер авылдан булсалар да кабаттан хатирәләрне барлап танышып алдылар. Язмышлары булгандыр инде, озакламый өйләнешеп тә куйдылар. Илдар механизатор, комбайн, трактор, беларусмы барын да җегәрли.... Колхозның таралмаган чагы, терлек азыгы әзерләү, печән, салам, утын алып кайтулар механизатор кулында...Кыскасы Илдар өйгә төнлә генә кайтып күренә, анда да кемнәрдер аны сыйлаган була инде. Ярый әле башта әти-әниләре белән бергә яшәделәр... Таштан өй җиткереп яңа өйгә күчкәндә бер-бер артлы туган кызы белән малае үсеп килә иде инде. Балалары әз булса да кул арасына керә башладылар. Салгаласа да Илдар холыксыз булмады, бик тиз йоклап китә торган гадәте бар иде.
Чираттагы дусларына утын алып кайтканда бик караңгыга калалар, күберәк салып та алганнармы, Илдар йокымсырап киткәнен сизми дә кала. Юлдан читкә чыккан беларус ерганакка туры килеп каплана. Аны эзләп килүчеләр, бары ике кеше мәетенә тап булалар. Менә шулай ул ике нарасые белән ялгыз калды. Өйгә кайтып кермәсә дә ир, ир булган икән әле, таянычы, яклаучысы барлыгына ышаныч белән яшәлгән. Илдарның әти-әниләре дә кайгыдан бик бетерештеләр. Оныкларын бик яраттылар, көн саен диярлек, хәлләрен белергә, малларын карашырга да җитештеләр, пенсионерлар, вакытлары күп. Бердәнбер улларын югалткач, бөтен өметләре киленнәрендә булды. Алсу балаларының үсеп буй җитүләрен сизми дә калды, картлар да, берсеннән- берсе аз гына калышып, мәңгелек йортка күчтеләр. Менә шуннан соң инде, авылдагы һәр кеше аңа кияү эзли башлады. Тирә- күрше авыллардан да яучылаучылар җитәрлек. Берсе бигрәк эшлекле кылана, әйдә, күп уйлап торма, 40 сарыгым бар, акчам җитәрлек, шәһәргә акча эшләргә китәсем бар, шуңа чаклы сине алып кайтам, ди батыраеп. Минем бит, балаларым бар, алардан да ризалык сорарга кирәк, дигәч, башына берне кундырсаң, ризалашалар алар, ди мужик. Алсу күп уйлап тормый, башта үз балаңны үстер, аннан түбәләренә менеп төшәрсең, дип кире бора. Кайберсе бүксәсен киереп , миңа кибетче Алсу кирәк иде, дип танымый да килеп керә, кызы клубка чыгып бара икән, бу кем дип сорый, малае да килеп чыга, ә бусы кем, дип югалып кала кияү, улым, дигәч, алайса мин киттем, дип сызу ягын карый. Шулай итеп Алсуның кияүләре югала тора. Бер салмышы мәктәп бакчасыннан чәчәк өзеп, танышырга килә, ишек алдындагы әзмәвердәй егеткә бәйләнә башлый, улы, дип уйламый, конкурент дип белә. Улы кергәч көлә, әни мин синең бер ухожерыңны куып җибәрдем, ди. Ялгыз булмаган әле Алсу балалары белән, бик рәхәт гомер кичергән. Тәкъдим ясаучылар да, гүләйткә чакыручылар да булды әлбәттә, ләкин Алсуның бервакытта да кеше теленә керерлек гөнаһасы булмады. Балалары каршында да, кешеләр арасында да йөзе ак булды, аллагашөкер. Клубтагы чараларда да катнашты, концертларда да өздереп җырлап бик күпләрне елатып кайта иде. Заманалар үзгәрде, терлек абзарлары бушап калды.
Заманалар үзгәрде, терлек абзарлары бушап калды, бушаган торакларны инвесторлар сатып алып казлар асрый башладылар. Илдә переворот, дәүләт кибетләре юкка чыкты, ярый әле частный предпринимательләр кибет төзеделәр. Алсу шул кибеткә эшкә керде. Кешеләр белән аралашкач, ялгызлык та бик сизелми икән.
Балалары шәһәр ягына каердылар, авылда элегрәк төпләнеп калучылар гына яши, мәктәптә дә балалар саны кимегәч, автобус белән башка авылга йөртә башладылар. Шәһәрдән авылга, балаларын квартираларында калдырып, пенсионерлар күчеп кайта башлады. Алсуга кибеткә кергән бер ир-ат бик таныш тоелды. Ныклабрак караса, аның партадашы Хәким, күрешмәгәннәренә ничә еллар, хәрби кеше булганы буй-сыннарыннан күренеп тора, ул да танымады Алсуны башта, икесенең дә сөйләшер сүзләре күп, ярый әле кибеткә килүчеләр бик күп түгел.
Хәким авылга өй сатып алырга кайткан икән, хатынын югалткан, балаларына йөк буласы килмәгән, авылда бакчада казынырмын, дип, туган якларына кайткан. Икесенең дә балачак хәтирәләре яңарды. Очрашкалый торгач, ике ялгыз тормыш корып яши башладылар, балаларны башлы - күзле иткәндә, янында Хәкимнең утыруы аңа көч өстәде. Балаларының туйларында да ул моңлы итеп, ялгыз кала күрмәгез, дигән җырын башкарды.
Ике ялгыз бер- берсенең кадерен белеп, парлы тормышны чын күңелдән кадерләп яши башладылар. Балалары да алар өчен чиксез шат иде. Җитмәсә Хәким абыйлары да аларга улым- кызым, дип кенә дәшә. Ул булганда әниләре ышанычлы кулларда.
СӘРИЯ МИРЗАЯНОВА
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа