Иң яхшы акушер - Әлмәттә
Урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгечне ачыклау буенча Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең республика этабында Татарстаннан 96 белгеч катнашкан.
Алар 8 номинация буенча көч сынашканнар. «Иң яхшы акушер» номинациясендә Әлмәт перинаталь үзәкле шәһәр балалар шифаханәсеннән төп акушер Гөлинә Җәүдәт Кызы Шатобалова беренче урынга чыккан. Шәһәрдәшебезне җиңүе белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа