Хуҗасын саклап тигрга ташланган
Юкка гына этләрне кешеләрнең тугры дуслары димиләр шул...
Бу хәл Индиядә булган. Барбатпур бистәсенең Дадхва милли паркы янында яшәүче җирле фермер төнлә өе янында ачык һавада урамда кунарга уйлый. Аның дүрт яшьлек Джеки кушаматлы эте хуҗаның тынычлыгын саклый. Төнлә белән фермерның өе янына тигр килүен сизенгән хайван хуҗасын уятырга тырышып карый, булдыра алмагач ул тигрга һөҗүм итә. Хуҗасы уянган вакытта тигр кире чигенә, ләкин этне дә үзе белән сөйрәп китә.
Тугры этнең гәүдәсен икенче көнне бистәдән ерак булмаган урында табып алалар. Җирле халык аны тантаналы төстә соңгы юлга озата дип хәбәр итә "РИА новости" агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia