Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хуҗа фатир ишеген җимерүләрен күреп видеога төшергән [+ВИДЕО]

Илдар домофон шалтыравына жавап бирми, ә берничә минуттан фатирының ишегендә "чокына" башлауларын ишетә.

Чиләбедә яшәүче егет башта ишек янындагы тавышты песиеннән күрә. Әмма дүрт аяклы дусты үзе куркып, хуҗасы янына йөгереп килә. Илдар тавышланмыйча гына киенеп, ишек янына килә һәм телефонында видео кабыза. Калган вакыйгалар видеода язылган.

Кадрларда ишек тоткасының аска-өскә күчүе, берничә минуттан ишекнең ачылуы төшерелгән. Хуҗа фатир карагын да төшереп өлгерә. Әмма тегесе кача. Аны куып тоту мөмкин булмый, әмма Илдар аны исендә калдыра: буе 180 см, җирән, кыска чәчле, джинсы һәм кара курткадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса