Хезмәткә сәләтлеләр арасында үлем очраклары кимегән
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россиядә эшкә яраклы халыкның үлем очраклары 2015 елның беренче яртыеллыгында 2 % ка кимегән.
100 000 кешегә 534,3 үлем очрагы туры килгән. Ә узган ел бу сан 545,5 булган. Бигрәк тә кан йөрү системасы белән бәйле үлемнәр саны 3,9% ка, яман шештән - 2,1% ка кимегән.
Ә соңгы 10 ел эчендә исә хезмәткә яраклы халыкның үлем очраклары 35,3% ка кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа