Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хайваннар да Әлмәтне ярата

Шәһәр паркын әлмәтлеләрнең иң яраткан урыны дисәң, бер дә ялгыш булмас. Бирегә хәтта якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр дә балаларын алып килә. Аттракционнар гына түгел, зоопарк та җәлеп итә аларны.

22 майда зоопаркта шатлыклы вакыйга булды - нәни дикобраз дөньяга килде. Тәне озын энәләр белән капланган әлеге кимерүче ике хайванны шәһәр паркы узган ел көзен алып кайткан булган. Парк директоры урынбасары Р.С.Галимова әйтүенчә, җылы яратучы дикобразларга яхшы кышлау өчен барлык шартлар тудырылган. Ә хәзер алар саф һавага күчерелгән. Нәни дикобраз үзен яхшы хис итә. Әти-әнисе казыган өндә аларга сыенган, күкрәкләренә үк кергән. Хайваннарның нәниләрен кайгыртуын күреп, ис китәрлек. Аю да аппагым, керпе дә йомшагым дигән әйтемдәге шикелле, һәр җан иясенә баласы кадерле шул.

Дикобраз казырга ярата. Җир астыннан казып чыгып китмәсеннәр өчен читлек тирәнгә батырылып урнаштырылган. Алар төнне ярата, дип аңлаттылар безгә. Якты көнне өннәрендә уздырып, кичен генә өскә чыгалар. Шулай булуга да карамастан, дикобразлар кышкы йокыга талмый икән.

Зоопаркта "бәби туйлары" еш була. Шулай ук попугайлар да, тиеннәр, куяннар, кош-кортлар да арткан. Димәк, алар Әлмәтне үз иткән. Яхшы тәрбиягә, җылы мөгамәләгә әнә шундый бүләк ясап торалар алар.

И.Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250