Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хатыныннан куркып, полицияне алдаган

50 яшьлек казанлы Рифкать Зәйдуллинны 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итәләр.

Шулай ук аның хезмәт хакыннан 10 %ы дәүләт файдасына тотып калыначак.

Эш шунда, ул былтыр ел азагында акча салынган барсеткасын югалта һәм хатыны ачуланудан куркып, билгесез кешеләр үземне кыйнап, кулымдагы барсетканы урладылар дип полициягә мөрәҗәгать итә.

Ялганы тотылганнан соң ул судсыз гына хөкем карары чыгаруларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса