Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хатынын үтергән полицейскийны утыртмаганнар

Чаллы шәһәр суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата хөкем карары чыгарды.

Ул 1 ел элек, 2015 елның 23 февралендә иртәнге сәгать 4 тә "Сайга-5" ау мылтыгыннан атып, хатынын үтергән иде.

Ренат Гыйззәтуллин ул вакытта Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган. Суд эше ябык ишекләр артында үткән. Моңа кадәр хөкем ителүченең үз-үзен белештерми торган хәлдә җинаять кылуы турында хәбәр ителгән иде инде. Шул сәбәпле суд аны җинаять җаваплылыгыннан мәхрүм иткән һәм стационар шартларда мәҗбүри дәвалану билгеләгән.

Суд карары 10 тәүлектән үз көченә керергә тиеш. Әлегә Р. Гыйззәтуллин Чистай изоляторына озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса