Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хатын-кыз – ул яшәү дәвамы

8 Мартны гүзәл затларыбыз нинди уй-фикерләр белән каршылый?

Зөлфия Әхмәтбаева, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары:

- Хатын-кыз җир йөзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган иң гүзәл, иң саф, иң якты зат. Гүзәл затлар турында сүз чыккач, без барыбыз да үзебез өчен бик якын булган кадерле кешеләребезне - безгә гомер биргән әниләребезне күз алдына китерәбез. Ә алардан да газиз, алардан да илаһи кеше юк бу дөньяда. Ир-егетләр юкка гына тормыш иптәше сайлаганда әниләренә охшаганны эзләми! Алар яхшы белә, халыкта бит шундый әйтем бар: ирне ир иткән дә хатын, ирне юк иткән дә хатын. Димәк, күп нәрсә хатын-кыз кулында. Бәйрәм уңаеннан мин барчабызга да сәламәтлек телим. Ул гына безгә куйган максатларыбызга ирешергә, зур эшләр башкарырга ярдәм итә. Яннарыбызда һәрчак безне яраткан ир-егетләребез булсын иде. Бер мизгелгә гади генә тоелган "сөеклем, матурым, бердәнберем, мин синең белән бәхетле, мин сиңа чиксез рәхмәтле" дигән сүзләрне ишетү күпме илһам, дәрт бирә. Җитәкче вазифасын биләсәң дә, никадәр матди байлыкка ия булсаң да, чын йөрәктән әйтелгән әлеге сүзләрне ишетмәү күңелдә бушлык ясар иде. Ир-егетләребез, онытмагыз, хатын-кызлар колак белән ярата.

Ләйләгөл Минаева, "Болгар" радиосының үз хәбәрчесе:

- 8 Март - ул, беренчедән, язның беренче бәйрәме. Икенчедән, яз, хатын-кызлар икән, димәк, ул мәхәббәт бәйрәме. Мәхәббәт бар икән, димәк, икенче яртыңны очратасың, гаилә корасың дигән сүз һәм нәтиҗә буларак, син ана буласың. Шулай булгач, бу әниләр бәйрәме дә. Гармония, матурлык көне дип тә әйтер идем. Менә никадәр төшенчә сыйган бу бәйрәмгә. Бүген хатын-кыз тормышта йөкнең иң авырын тартып бара, шуңа да ир-егетләребез гүзәл затларга игътибарлырак булсалар иде. Аларга бит шул ук хатын-кызлар гомер бирә, тәрбияли. Көчле затлар ихтирамнарын, хөрмәт хисләрен, матур сүзләрен җәлләмәсәләр, гүзәл затларны күркәм гамәлләре, изгелекләре белән сөендереп торсалар, дөньябызның түгәрәк, матур, кояшлы булуына ышанам. Бу безнең өчен дә, алар өчен дә иң зур бәхет, көндәлек тормыштагы кадерле бүләк булыр иде. Бәйрәм булгач, бүләксез булмый, әлбәттә. Ул һәркемгә атап бирелергә тиештер дип уйлыйм. Менә хәзер телеэкраннарда бер реклама күрсәтелә: ире бүләккә машина тәгәрмәче, хоккейга билет тәкъдим итә, әмма ханым кер юу машинасына риза була. Ә мин, мәсәлән, болар арасыннан хоккейга билетны сайлар идем. Кайчакта юк кына нәрсә дә, күңелгә якын тоела. Шулай да бүләк ул шәхсән булырга тиештер, ниндидер гомуми көнкүреш җиһазы, бөтен гаилә әгъзалары куллана торган техниканы мин бүләк итеп кабул итә алмыйм.

Татьяна Гудакова, 36 нчы "Тылсымлы сарай" баланың сәләтен үстерү үзәге мөдире:

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен без көтеп алабыз. Аңа багышлап балаларга татар, рус, инглиз һәм башка телләрдә шигырләр, җырлар өйрәтәбез. Чөнки бездә марилар да, чувашлар да, мордвалар да бар. Сабыеңнын туган телдә чыгыш ясавын күрү әниләргә зур шатлык китерә. Шул рәвешчә 8 Мартның әниләр, әбиләр бәйрәме икәнлеген, аларның иң якын, кадерле кешеләр булуын, яратырга, ихтирам итәргә кирәклеген кечкенәдән үк өйрәтәбез. Бәлки безгә дә шундый тәрбия бирелгәнлектәндер, 8 Март дигәч күз алдына иң беренче булып әниләр, аларның яз кебек якты, матур йөзләре килеп баса. Хатын-кызлар шушы бәйрәм алдыннан үзләрен югары рухта хис итә, күтәренке кәефтә була. Ир-атның балаларны яратуы хатын-кызга зур бәхет бит инде ул. Алар хатын-кызларны хөрмәт итеп торсыннар, гаиләләрне таркатмыйча сайлаган ярлары белән гомер буе яратышып, кайгы-шатлыкларны бүлешеп гомер кичерсеннәр иде. Ә без һәрвакыт мөлаем, гаилә учагын сүндермәүче затлар булып калыйк!

Рәшидә Камалова, "12 нче ЖЭУ" ҖЧҖ директоры:

8 Март күңелләргә яз рухы, кояшлы кәеф алып килә. Халыкара хатын-кызлар бәйрәменең нәкъ менә шушы көнгә билгеләнүе тикмәгә түгел. Алар чынлап та язның иң беренче, иң саф бәйрәменә лаек. Бәйрәмебез тынычлык, иминлек, шатлык көне булып һәр елны кабатланып торсын. Йортлар идарәләренә һәрвакытта да ачык йөз белән керсеннәр иде. Безнең кешеләргә тиешле хезмәтләр күрсәтеп, аларга җылы өләшеп, сөендереп торасы килә. Яз, 8 март бәйрәме кешелек дөньясына изгелек, шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен. Хатын-кызның иң яраткан бүләге чәчәктер дип уйлыйм. Минем өчен лалә һәм мимоза чәчәкләре бәйләмнәреннән дә иң матуры юктыр. Ә ир-атлар гүзәл затларга карата мәрхәмәтле, сизгер һәм ихтирамлы булсыннар иде.

Лилия Фазылова, 32 яшьлек әлмәтле:

Мин шәһәрдәге лизинг компаниясендә эшли идем, хәзер дүртенче балам белән декрет ялында. Балаларымның барысы да кызлар. Без гаиләдә минем белән 5 кыз. Шуңа күрә 8 Мартны безнең һөнәри бәйрәм дисәң дә була. Халыкара хатын-кызлар көне - яраткан, сагынып көтеп алган бәйрәмбез. Бу чорда табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Ниһаять, салкын, озакка сузылган булып тоелган кышның тәмамлануын күреп, кәефләр тагын да күтәрелә, елмаеп кына торасы килә. Мондый бәйрәм булуга мин бик шат. Хатын-кызларга һәрвакыт матур булып калуларын, төшенкелеккә бирелмәүләрен, акыллы, ягымлы булуларын, балаларына һәм ирләренә, башка эшләргә вакытны җиткерүләрен телим. Ә ир-атлар безне кулда йөртсеннәр, алар өчен иң кадерлесе хатын-кыз булуын истә тоту, белү һәм бәяләү өчен бүләкләрне еш ясасыннар. Кыйммәтле бүләк димәгән. Иң мөһиме, ул чын күңелдән булсын.

Айгөл Бадыйкова, Әлмәт дәүләт нефть институтының IV курс студенты:

- 8 Март бәйрәме минем өчен язгы, нәфис, матур чәчәкләр белән күз алдына килә. Мин чын күңелемнән һәр хатын-кызга да чәчәктәй мәхәббәт, икеңнең дә бер-береңне бертөсле яратуын телим. Тормышыбызның һәр сәгате, һәр минуты бәхет, яктылык, җылылык белән тулы булсын иде. Ә егетләргә бу көн үзләренең сөюләрен аңлату өчен чираттагы бер сәбәп булып тора. Бүләккә килгәндә, әгәр дә миңа искиткеч зур чәчәк бәйләме, бигрәк тә мин яраткан лаләләрне бирсәләр, миннән дә бәхетле кеше булмас иде.

Сораштырды: И.Апачаева, Г.Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250