Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Хатын инвалид ирен карау өчен кызын реабилитация үзәгенә тапшырган

Гаиләнең баланы тәрбияләргә акчасы юк.

Чаллыда яшәүче Любовь Чернова авыр тормыш хәлендә калган. Билгесез кешеләр Яңа ел бәйрәме алдыннан аның ирен кыйнаган. 9 көн комада ятканнан соң, гаилә башлыгы аңына килгән, әмма ул аягына баса алмый. Хәзер ир-ат урын-җирдә генә ята. Ирен карау өчен хатын эшеннән китәргә мәҗбүр булган. Инвалидлык буенча пособие әле иргә бирелми. Шуңа да гаиләнең акчасы юк. Хәтта даруга да бүген алар акча таба алмый.

Шушындый авыр хәлгә төшкән хатынга күршеләре ярдәм кулы суза, билгеле. Ләкин болар гына аз. Любовь татарстанлыларның битараф калмауларын сорый. Телефоны: 8-960-061-74-17.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса