Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Халык әйтсә - хак әйтә

Күп еллар дәвамында сынаганнан соң әйтелгән сүзләр бу.

Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Песи мич башына менеп ятса, суык, идәнгә ятса, җылы була.

Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.
Эт карда аунаса, көн аяз булыр.
Һава начар буласы булса, күгәрченнәр бик гөрләшә..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса