Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Халык участковые”: кем лаек?

Быелның 7 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан «Комсомольская правда» ИД белән берлектә үткәрелә торган "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсының икенче - төбәк этабы старт алды. Конкурс финалына чыгу хокукы өчен көрәштә 2032 полиция хезмәткәре катнашачак.

Алар үз чиратында беренче этапта катнашкан 8228 конкурсант арасыннан сайлап алынды. Бәйгедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге 1 нче ОПОП полиция өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Ленар Хаҗимәтов та катнаша.
Узган якшәмбедә башланып, 2012 елның 16 октябрендә төгәлләнәчәк төбәк этабы йомгаклары буенча Россия Федерациясенең һәр субъектыннан берәр участок уполномоченные - 83 полиция хезмәткәре билгеләнәчәк. Бөтенроссия конкурсы финалында өлкә, край яки республика данын яклаячак кандидатны сайлап алу хокукы гражданнар ихтыярына калдырыла. Конкурсның беренче (җирле) этабындагы кебек үк, төбәкләрдә җиңүчеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль подразделениесе сайтында онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. РФ Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны илебезнең иң яхшы участковыен сайлауда актив катнашырга һәм үзләренең фикере буенча "халык" исеменә лаек кеше өчен тавыш бирергә чакыра.
Исегезгә төшерәбез: "Халык участковые" конкурсының беренче этабы 2012 елның 11 сентябреннән 20 сенә кадәр барды. Гражданнар полиция участок уполномоченныйларының анкеталарын өйрәнделәр, һәр конкурсантның һөнәри казанышлары һәм шәхси сыйфатлары белән таныштылар һәм үзләре лаек дигән кандидатны сайлап алдылар. Конкурсның беренче этабында барлыгы чирек миллионнан артык тавыш алынды. Бу юлы да үз участковыеңны яклап тавыш бирү өчен, аның фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, шулай ук ул хезмәт күрсәтә торган районны күрсәтеп, uupmvdrt@mail.ru электрон почта адресына хәбәр җибәрергә кирәк.
"Халык участковые" конкурсының һәр финалисты Россия МВДсы боерыгы белән билгеләп үтеләчәк. Эчке эшләр органнарының участок уполномоченныйлары службасы төзелү көне алдыннан Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе һәм призерлары Россия Федерациясе эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты В.А.Колокольцев тарафыннан бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250