Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Халык табиблары» корбаны

Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена шәһәрдәшебез - 56 яшьлек хатын-кыз үзләрен халык табиблары дип танытучыларга акча күчерүе буенча тикшерү үткәрүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Лаеклы ялдагы әлеге ханым 2011 елның октябрендә телевизордан «Мерлион» парапсихология һәм күрәзәчелек үзәгенең авыруларны дәвалый алуы турында тапшыру карый һәм шунда ук экранда күрсәтелгән телефон номеры аша туры эфирга шалтырата. Үз проблемасын бәян иткәннән соң аңа дәвалау билгелиләр, әмма моның өчен алдан 15000 сум акча күчерергә кирәк булуын әйтәләр. Ханым кушканны үти - банкка барып акча күчерә. Күпмедер вакыттан соң аңа шалтыратып, сеанс үткәрелгәнлеген, тик тулысынча савыгу өчен тагын кайбер процедураларны үтәргә кирәк булуын хәбәр итәләр. «Иртән акча, кичен сеанс» схемасы буенча «дәвалау» көз буена дәвам итә. Хатын кырыгалдарларга 82 мең сумнан артык акча күчергәнлеген сизми дә кала. Ә инде билгеле бер вакыт үткәннән соң аңа бер ир-ат шалтыратып, катгый рәвештә 1,5 млн. сум торган уникаль амулет сатып алырга тәкъдим итә. Менә шуннан соң гына ханым әлеге үзәк хезмәтләреннән баш тартырга карар итә, өстәвенә сеансларның да бернинди ярдәме булмый. Күпмедер вакыт ул тегеләрнең шалтыратуларына җавап бирми, алар белән берничек тә аралашмый.

2012 елның декабрендә аның кәрәзле телефонына бер ир-ат шалтыратып, үзен Иван Владимирович дип таныштыра һәм «Мерлион» үзәгенең мошенниклык гамәлләреннән зыян күргән гражданнарга ярдәм итү, ягъни акчаларын кире кайтару белән шөгыльләнүче комиссия булдырылуы турында хәбәр итә. Акчаны кайтару мәсьәләсенең уңай хәл ителүен, аның тулысы белән кайтарылачагын, тик моның өчен аларга кайтарылырга тиешле сумманың 20 проценты күләмендә комиссия, ягъни 16420 сум күчерергә кирәк булуын әйтә. Ахыр чиктә ханым ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә карар кыла. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара.

Р.МӨХӘММӘТДИНОВА

Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250